Азан конкурсы

Районыбызның "Хәйрия" мәчетендә районкүләм азан әйтү буенча конкурс булып үтте. Әлеге чарада хөрмәтле кунаклардан республика мөселманнарының Диния нәзарәтеннән Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хайруллин һәм районыбызның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин катнаштылар. Районыбыз авылларыннан катнашырга теләк белдергән олылар да кечкенәләр дә үз осталыкларын күрсәтеп лаеклы урыннар алдылар. Җиңүчеләр диплом һәм мөфтиятебез тарафыннан бастырылган китаплар белән бүләкләнделәр. Шулай ук һәрбер катнашкан кеше бүләксез китмәде. Әлеге чара районыбызда беренче генә мәртәбә үткәрелдсә дә бик күңелле үтте һәм соңыннан барлык килгән кунаклар белән бергә мондый чаралар дәвамлы булса иде дип дога кылынып тәмамланды.