Район мәдәният йортында Мәүлед кичәсе үткәрелде

Бүген район мәдәният йортында үткән Мәүлид бәйрәме күңелдә матур тәэсир калдырды. Бу мөселманнар өчен бик тә кадерле мизгел, чөнки Мәүлид көне - Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмнең туган көне. 
Мөхәммәд гәләйһиссәлләмнең (с.г.в.) дөньяга килүе, аның Ислам динен таратуы кыргый Гарәбстан халкын иманга китергән. Томаналык, усаллык, рухи әхлаксызлык Ислам тарафыннан юк ителгән. Шуннан башлап, Ислам диненең нуры бөтен җиргә таралып, кешелекне усаллыктан, рухи түбәнлектән, кыргыйлыктан саклап килгән.