Саба районы имамнары белән очрашу

7 декабрь көнне Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Ахметов чакыруы буенча Кукмара районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев Саба районы имамнары җыелышында катнашты. Әлеге чарада "ТР ҮДО Хаҗ" җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та чыгыш ясады. Азакта имамнар арасында "Гыйбәдәте исламия" китабы буенча конкурс үткәрелде.