Арча районында имамнар җыены үтте.

8 декабрь көнне Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев чакыруы буенча Кукмара районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев Арча районы имамнары җыелышында катнашты. Әлеге чарада Арча районы мактаулы гражданины Ринат Фазлыйәхмәтов чыгыш ясады. Рәдиф хәзрәт имамнарның дәрәҗәсе турында вәгаз сөйләде. Җыелышны Раил хәзрәт алып барды.